Новости Заинска 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Махсус хәрби операциядә катнашучы Иске Зәй егете дәүләт бүләгенә лаек булды

Өлешчә мобилизация кысаларында Ватаныбыз сагына баскан Иске Зәй егете дәүләт бүләгенә - «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен » орденының медаленә лаек булды.


Зәй районыннан махсус хәрби операциядә катнашучы ир-егетләребез Ватаныбыз иминлеген  саклауда намуслы һәм батырларча  хезмәтләре белән аерылып торалар.

Махсус хәрби операция барышында күрсәткән батырлыгы һәм кыюлыгы өчен Иске Зәй егете дәүләт бүләгенә - "Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен" орденының медаленә лаек булды.
Ельцин позывное белән әлеге егет  өлешчә мобилизация кысаларында Ватан иминлеге сагына басты.  Ул көчле рухлы, нык бәдәнле булуы белән аерылып тора.  Хәрбиләр һәм волонтерлар белән ныклы элемтә булдырган, махсус хәрби операциядә катнашучы ир-егетләребезне кирәкле әйберләр белән тәэмин итүдә күп көч куючы егетләребезнең берсе ул.
Туңылҗа авылында туып үскән,  хезмәт белән чыныгып үскән егет авырлыклардан курыкмый.
Ул әлеге медальне Ватан иминлеген саклап яу кырында ятып калган егетләребезнең якты истәлеге итеп кабул иттем, ди.
Без махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребезнең безнең янга тизрәк исән-сау, җиңү белән әйләнеп кайтуын телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев