25 августта Зәйдә Азатлык китерүче солдат һәйкәле янында Максим Тюкаевка хәрби хәрәкәтләр ветераны таныклыгын тапшыру тантанасы узды.
Максим «Вагнер» хосусый хәрби компаниясе сафларында махсус хәрби операциядә катнашкан. 2022 елның декабрендә Луганск тирәсендә барган бәрелештә каты яралана. Ул — беренче төркем инвалид. Алынган яраларыннан һәм өшүдән ике аяксыз һәм кул бармакларсыз калган.

Макисм Тюкаевка хәрби хәрәкәтләр ветераны таныклыгын район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин, «Ватанны саклаучылар» фондның район социаль координаторы Сергей Хватков тапшырды.
Нет комментариев