Новости Заинска 18+
Рус Тат
Яңалыклар

Куш-Елгада авылның хөрмәтле кешесе яшәгән йортка истәлек тактасы куелды

Кушъелгалылар Закир Сәлимовны әле дә сагынып, тирән хөрмәт белән искә ала.

Куш-Елга — районда Җыен уздыруы белән данлыклы авыл. Узган атнада авылда зурлап Җыен үткәрелде. Анда гадәттә авыл халкы, Куш-Елганың үткәне, күренекле кешеләре турында сөйләнә. Шунысы игътибарга лаек, Җыен алдыннан 13 ел «Чулпан» колхозы рәисе булып эшләгән бабабыз Закир Сәлим улы Сәлимов яшәгән йортка тантаналы төстә истәлек тактасы урнаштырылды. Әлеге игелекле эш башында Закир Сәлимовның оныклары тора.

Истәлек тактасы кую тантанасына Түбән Биш җирлеге башлыгы Дамир Насретдинов, авыл активы, Закир Сәлимовның нәселе катнашып, чыгыш ясады.

Закир Сәлимов «Чулпан» колхозын авыр сугыш һәм аннан соң дистә ел җитәкләп, районда ихтирам һәм абруй казанды. Ул гадел дә, кырыс та иде, эшне тиешенчә оештыра белүче җитәкчеләрнең берсе булды. Сугыш вакытында тылда бар эш хатын-кыз һәм яшүсмерләр җилкәсендә була. Колхоз рәисе бу авыр елларда тылда эшләүчеләрнең хәлен аңлап, аларны ач итми, зыян-зәхмәттән, төрмәгә җибәрүләрдән саклап кала. Шуңа Куш-Елга халкы бабабызны әле дә сагынып, тирән хөрмәт белән искә ала. Истәлек тактасы урнаштыру тантанасына шактый авыл халкы җыелу —аңа хөрмәт билгесе ул.

Беркем дә, бернәрсә дә онытылырга тиеш түгел. Бабабызның рухы сөенеп, шат булып ятсын.

Закир Сәлимов оныклары.

Фото шәхси архивтан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Зур рэхмэт, булды шэхесебезнен Закир Салимовнын туганнарына шундый бик кирэк. Затлы эшне оештырып башкарганнары очен.Олы шэхеслэрен Куш Елгалылар онытмый , хэр елны зур эзерлек белэн оештырган Ашыт жыенына аларга мэдхия кылу була.