Зәй-информ

Газета "Зәй офыклары"- Зәй районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Югары Мәлемнән Разия Рамазанова ясаган курчакларда милли рух чагыла

Югары Мәлем авылында яшәүче Разия Рамазанованың кулларыннан гөлләр тама: ул алъяпкычлар, сөлгеләр, кулъяулыклар чигә, тукымалардан чәчәкләр, вазалар ясый.

Аның йорты да, бакчасы да әкияти дөньяны хәтерләтә. Бу арада Разия апа курчаклар ясау белән мәшгуль.

Төрле милләт вәкилләре итеп киендергән курчакларын һәркем сокланып карый. Аның эшләре бер-берсен кабатламый. Оста үзенең яраткан эшен бөтен күңелен биреп башкара, үзе тудырган матурлыкны башкаларга да күрсәтергә тели. Традицион образдагы курчаклары уйланырга, үткәнебезне күзалларга мәҗбүр итә. Күз нурын, йөрәк җылысын кушып ясаган курчаклары белән ул халык традицияләрен һәм мәдәниятен саклауга өлеш кертә. Чит илдән кертелгән Барбига караганда, үз кулларың белән ясаган милли киемдәге курчак күңелгә аеруча якын.
 

Разия апаны күпләр татар милли ризыкларын пешерергә яратучы оста буларак та белә. Ул пешергән бавырсак, чәкчәк, балан пирогларыннан авыз итсәң, аның тәме авызда күп еллар саклана. Ул аларны күчтәнәч итеп кунакларына бирергә ярата.

Фотолар Разия Рамазанованың шәхси архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

10

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев