Бүген Югары Мәлем мәктәбе укучылары өчен дә соңгы кыңгырау чыңы яңгырады.
Әлеге мәктәптә 22 укучы белем ала. XI сыйныфны тәмамлаучылар юк, ә IX классны бер укучы тәмамлый. Ул мәктәпнең һәм авылның иҗтимагый, мәдәни тормышында актив катнашучы, фән олимпиадалары призеры – Зарина Баранова.
Соңгы кыңгырау бәйрәмендә укучыларга мәктәп директоры Гүзәлия Батькова җылы теләкләрен җиткерде. Район башлыгы исеменнән район мәдәният йорты директоры Гүзәлия Гатина бәйрәм белән котлады.
Чарада махсус хәрби операциядә катнашучы егет тә катнашып, укучыларга теләкләрен җиткерде. Ул хәрби батырлыклары һәм фидакарьлеге өчен дәүләт бүләкләренә, медальләргә дә лаек булган.
“Соңгы кыңгырау” бәйрәме шатлыклы истәлек булып күңелләрдә калачак.
Нет комментариев