Иске Зәйлеләр ил батырларын хөрмәтләде
Җиңү бәйрәме ул сугыш һәм хезмәт батырларын хөрмәтләү, хәтерләрне ныгыту көне дә. Зәйнең Иске Зәй бистәсендә Җиңү көненә багышланган тантаналы митинг үтте.
Районыбызда бу мөһим датага багышланган чаралар инде күптәннән барса да, аның иң дулкынландыргыч мизгелләре бәйрәм уңаеннан оештырылучы митингларда. 7 майда авыл җирлекләре, 8 майда Иске Зәй бистәсе халкы истәлекле урын-һәйкәлләр каршына җыелып бу тантаналы чараларда катнашты.
Бөек Ватан сугышы батырларына, тыл хезмәтчәннәренә дан җырлаучы Иске Зәй бистәсендәге батыр солдат сыны да ул көнне гүя тын гына тантаналы мизгелләрне күзәтте.
Район башлыгы Разиф Кәримов, җитәкчеләр мөхтәрәм ветераннарны, искезәйлеләрне тәбрикләделәр.
- Бүгенге шартларда ил иминлеге сагы безнең күзалдыбызда аеруча калкуланды. Бүген без Бөек Ватан сугышында Җиңү көнен якынайтучыларга тирән рәхмәт хисләрен җиткерәбез. Ә хәзерге вакытта ил сагында булучыларга түземлек, җиңү белән туган төбәгебезгә тизрәк әйләнеп кайтуларын телибез, - басым ясады район башлыгы үз чыгышында.
Район хәрби комиссары Айрат Әгъләмҗанов, ветераннар советы рәисе Алексей Алексеев, "Сугышчан бердәмлек" иҗтимагый хәрәкәте район бүлеге җитәкчесе Сергей Хватков һәр зәйлегә теләкләрен җиткерделәр. Разиф Кәримов махсус хәрби хәрәкәттә катнашкан Зәй егете күкрәгенә медаль беркетте, рәхмәт сүзләрен белдерде.
Ә ветераннарыбыз тантаналы митингны сугыш чорларын күзаллап күзәтте.
- Миңа сугыш башланганда бары 12 яшь иде. Без тылда төп көч булдык. 43 ел тракторда эшләдем, - дип сөйли хәзер Иске Зәйдә яшәүче, тумышы белән Пусташит авылыннан булган Мөхәммәтситдыйк Фазлыев.
Ул һәр елны Җиңү көнен зур дулкынлану белән каршылавын әйтте.
Укучылар, мәдәният хезмәткәрләре көче белән әзерләнгән театрлаштырылган тамаша, үзенчәлекле парад мәһәббәт һәйкәлгә чәчәкләр кую, һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алып йомгакланды.
Чарада катнашкан тыл ветераннары сугыш дигән ачы михнәтне җиребез күрмәсен, балаларыбыз, оныкларыбыз дус-тату яшәп бердәм булсын, күк йөзебез гел аяз торсын, дип теләделәр. Алар Бөек Ватан сугышында Җиңүнең зур тырышлык бәрабәренә килүен искәртте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев