Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Имәнлебаштан Бибисәйдә апа хәрбиләргә чәкчәк ясап җибәрде

Чәкчәкләремне күңел җылысын кушып, егетләребезнең исән-сау әйләнеп кайтуларын теләп ясадым, ди ул.

Зәйлеләр махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребезгә ничек тә ярдәм итәргә тырыша. Бу игелекле эшкә өлкән яшьтәгеләр дә үз өлешен кертә.

Имәнлебаш авылында яшәүче Бибисәйдә апа Хөснетдинова хәрбиләргә чәкчәк пешереп җибәрде.

— Безнең өстәлебездә икмәгебез дә, чәебез дә — барысы да бар, ә бит егетләр анда яу кырында. Алар илебезне саклый. Чәкчәкләремне күңел җылысын кушып, егетләребезнең исән-сау әйләнеп кайтуларын теләп ясадым, — ди ул.

Бибисәйдә апа — аш-су остасы, күп еллар колхоз ашханәсендә пешекче булып эшләгән, бозаулар да караган.

— Бибисәйдә апаның бу чын күңеленнән башкарган ихлас гамәле. Татар халкының барлык төр ашларын да бик оста, тәмле итеп пешерә ул. Рәхмәт аңа бу игелекле эше өчен, — ди Имәнлебаш авылы мәдәният йорты директоры Энҗе Әхмәтҗанова.

Бибисәйдә апа пешергән чәкчәкләрен егетләргә гуманитар ярдәм илтүче кияве аша җибәргән.

Менә шундый киң күңелле, ярдәмчел кешеләр яши арабызда. Изге эш җирдә ятмас! Ул безгә барыбыз да көтеп алган җиңү, ир-егетләребезнең исән-имин әйләнеп кайтуы булып килер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев