Язгы боз мәкерле
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы сулыклардагы куркыныч турында кисәтә.
Беренче кояш нурлары күренү белән сулыкларда боз көпшәккә әйләнә, ә аның өслегенә чыгу бик куркыныч.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре кисәтә: көннәр җылытканда сулыклардагы боз ныклыгын һәм калынлыгын бик тиз югалта. Тиз агымлы елгаларда яки җылы сулар агып төшә торган урыннарда, ерганаклы, кышын су катмаган һәм боз нык булмаган, бигрәк тә елга үзәнендә һәм яр буйларында куркыныч урыннар арта бара.
Быелгы кыш карлы килде. Сулыкларның кайбер урыннарында кар катламы калынлыгы шактый. Әмма җылы һава кар астына да тиз үтеп керә һәм бозны акрынлап җебетә башлый. Язгы боз куркыныч тудыра, диләр бит. Бу, чыннан да, шулай. Көзге боз әле алай тиз генә ватылып китмәскә дә мөмкин. Ә менә язын, кар суын үзенә сеңдергәч, боз үзенең ныклыгын югалта һәм теләсә кайсы минутта шартлап ярыла.
Зәй сусаклагычында, электр станциясенең суыткыч буасы буларак, агызыла торган кайнар су күләменә карап, монда бозның калынлыгы тәүлек эчендә түгел, ә санаулы сәгатьләрдә үзгәрергә мөмкин. Язгы чорда Зәй сусаклагычы бозына чыгу катгый тыела: бу – үлем белән уен.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре төп куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшерә.
– тыелган урыннарда сулыкларда боз аша чыкмаска;
– юка боздан йөрмәскә;
– бозның катылыгын аяк белән тибеп тикшерергә һич ярамый.
– өлкәннәрдән башка балаларны сулык-елгаларга җибәрмәгез, аеруча боз кузгалган чорда. Бу вакыта боз өстенә чыгу куркыныч булуы турында кисәтегез. Боз өстендә калган очракларда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен дә аңлатыгыз.
Әгәр дә аяк астыгызда боз шыгырдаса яисә аның астында су күренсә, шунда ук туктап, сак кына үз эзләрең буенча кире кайтырга кирәк. Кемдер боз астына төшеп киткән очракта, һич кенә дә аны мөстәкыйль рәвештә коткарырга тырышмагыз. Бу сезнең тормышыгызга да янарга мөмкин. Кичекмәстән бердәм коткару хезмәтенә 112 номерына шалтыратыгыз һәм профессионаллар килгәнне көтегез.
Боз ватылып китеп, суга чумганда да кеше югалып калмаска тиеш. Күкрәк яки арка белән боз читенә ябышырга, кулларны як-якка җәеп, аяклар белән хәрәкәтләнеп боз өстенә чыгарга тырышырга кирәк. Шул ук вакытта ярдәмгә чакырып кычкырыгыз. Боз өстенә чыккач, боз ватылган урыннан ераккарак үрмәләгез. Коры җиргә чыгып җиткәч, туңудан саклану өчен җылы бинага мөмкин кадәр тизрәк керегез.
Исегездә тотыгыз: язгы боз мәкерле һәм куркыныч. Юка бозга кереп, үз гомерегезне куркыныч астына куймагыз!
автор фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев