Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Яшьгвардиячеләр гуманитар ярдәм җыя

Район-шәһәребездә махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбызга гуманитар ярдәм җыю эшенең бер сәгатькә дә тукталганы юк. Һәркем хәленнән килгәнчә үз өлешен кертергә тырыша. Бу эштә өлкәннәр дә, яшьләр дә, хәтта балалар да актив катнаша.

Бу көннәрдә Зәйнең яшьгвардиячеләре шәһәр урамнарына чыгып, зәйлеләрне махсус хәрби операциядә катнашучы ир-егетләребезгә гуманитар ярдәм җыю акциясенә кушылырга чакырдылар.
“Без бергә һәм бердәм булганда гына көчлебез! Ярдәм чарасына кушылучыларга ихлас рәхмәтлебез. Егетләребезнең исән-сау җиңү белән әйләнеп кайтуларын телибез”, – ди “Бердәм Россиянең Яшь гвардиясе” Зәй бүлеге җитәкчесе Антон Александров.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев