Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Якты Күлдә тыл хезмәтчәннәренә бүләкләр тапшырдылар

Бу көннәрдә шәһәрдә, авыл җирлекләрендә яшәүче тыл хезмәтчәннәрен Җиңү бәйрәме белән котлап, бүләкләр тапшыралар.

26 апрельдә Якты Күлдә авыл җирлеге башлыгы Зиннур Мохтәров, хәрби комиссариат вәкиле Иван Шугулев, мәдәният хезмәткәрләре, яшьармиячеләр тыл хезмәтчәннәрен Җиңү көне белән котлап, ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов, район җитәкчелеге исеменнән бүләкләр тапшырдылар.

Бүгенге көндә Якты Күлдә ике тыл хезмәтчәне яши. Алар —Мария Соловьева, Анна Уварова.

«Барысы да фронт өчен, барысы да Җиңү өчен!» лозунгысында илебез азатлыгы, тынычлыгы хакына көч куйган тыл хезмәтчәннәренең фидакарь хезмәте бәяләп бетергесез.

— Сез йокысыз төннәрне һәм ач-ялангач көннәрне җиңеп, безгә имин тормыш һәм аяз күк йөзен бүләк иттегез. Сезгә рәхмәтебезне белдерәбез, — диде ветераннарны котларга килүчеләр.

Фотолар авыл җирлегеннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев