Гуманитар ярдәм озатылды
Яңалыклар

Гуманитар ярдәм озатылды

Зәйдән чираттагы гуманитар ярдәм җибәрделәр - бу юлы аны Луганск Халык республикасының Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләре халкы алачак.

Гумпомощь

Хәзер Лисичанск белән бергә Рубежное шәһәре дә Татарстан шефлыгына алынды. Зәйдән кузгалган йөк машинасы «Бердәм Россия» партиясеннән республика автоколоннасы составында бара.

Зур йөк машинасында тормыш итү өчен иң кирәкле әйберләр — он, шикәр комы, макарон эшләнмәләре, балык һәм ит консервалары, сгущенкалар, Рубежное халкы өчен төзелеш материаллары, Луганск госпитале өчен «УАЗ» машинасы, медикаментлар, шәхси гигиена әйберләре, киемнәр, йөк автомобильләре өчен тәгәрмәчләр урын алган.

«Без бүген Зәйдән „Ярдәм янәшәдә“ акциясе кысаларында чираттагы гуманитар ярдәмне озатабыз. Гуманитар ярдәм зәйлеләр, район Советы һәм башкарма комитетның җаваплы хезмәткәрләре, „Зәй җылысы“ хәйрия оешмасы, район керәшеннәр җәмгыяте, чернобыльчеләр берлеге һәм „Сугышчан бердәмлек“ иҗтимагый хәрәкәте ярдәме белән җыелды. Эшмәкәрләр дә бу эштән читтә калмады, алар ярдәме белән Луганск госпитале өчен „УАЗ“ машинасы алынды. Изге эшкә кушылган һәркемгә рәхмәт белдерәм», — диде район башлыгы Разиф Кәримов чыгыш ясап.

Гуманитар ярдәмне район башлыгы Разиф Кәримов үзе һәм «Сугышчан бердәмлек» иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Сергей Хватков озата бара.
Зәй җиреннән җыелган ярдәм авыр хәлдә калган Лисичанск, Рубежное шәһәрләре халкына күпмедер дәрәҗәдә җиңеллек китерсен иде.


Нет комментариев