Новости Заинска 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Гафият Әхмәтҗанов хакында истәлекләре белән аның тормыш иптәше Гөлнур апа уртаклаша

Гафият абыйны зәйлеләр озак еллар күңелләрендә рәхмәт хисләре белән сакларлар әле.

Минзәлә егете Зәй төбәген үз итеп, туган ягы итеп гомер итте. Район мәгариф эшчәнлегенә зур өлеш кертте. Гафият абый исән булса, бу көннәрдә туган көнен билгеләп үтәр, аның укучылары Россиянең төрле почмакларыннан аңа котлаулар җибәргән булыр иде. Әйе, иде, иде... Чөнки Гафият Арслан улы, үзеннән соң күп хезмәтләр калдырып, бакыйлыкка күчте.
“Ниләр генә эшләсәк тә,
Без мәңгелек түгелләр!
Якты янган йолдызлар да,
Кайчандыр бер сүнәләр!”,
- дип язган шагыйрә Ралия Йосыпова.

– Аның гомер йомгагы уралып бетте. Җәсәде Аксар авылы зиратында урын алды. Ә гомер йомгагының башы Минзәлә районы Дәвек авылында башланган иде. Ул Минзәлә педагогика көллиятен тәмамлагач, хезмәт юлын туган авылында математика укытучысы булып башлый. Ә гомуми педагогик стажы – 45 ел. Аллаһыбыз аңа 71 ел гомер бүләк итте.

-Язмыш безне – энергияләре ташып торган яшь укытучыларны, юллама буенча Зәй районы Түбән Биш авылы мәктәбенә алып килде. Әйе, 48 еллык парлы гомерем кино кадрлары кебек күз алдымнан алышынып тора. Әнә - дәүләт имтиханын математикадан ”бик яхшы” билгесен алучы читтән торып укучы студентны комиссия рәисе бастырып барыбызга да күрсәтә, әнә - VI сыйныф укучылары (хәтерләүчеләр бардыр) белән бергәләп Зичә елгасының биек ярына ташлардан “Җиңүгә – 30” дип язабыз, әнә – Түбән Биш авылына керү юлына “Тынычлык аллеясы” ясап, каен агачы үсентеләре утыртабыз, әнә – сабыйларыбызны алып кайткан гаҗәеп бәхетле мизгелләребез, әнә – Кадер, Әхмәт, Дүрт-Мунча, Кабан-Бастрык авыллары укучылары яшәгән мәктәп яны интернатында эшләгән елларда “1980 елгы социалистик ярыш җиңүчесе” билгесенә лаек булу шатлыклары, әнә – 30 яшьтә Кабан-Бастрык мәктәбенә директор итеп билгеләнү вакыйгалары, әнә – 1983 елның 30 августында Аксар авылына күчү көннәребез.
Яратып, хыялланып, зур планнар корып, 21 ел җитәкләде ул мәктәпне. Һәр бала өчен ихлас шатлана, борчыла, аларны үз балалары кебек якын итә иде. Әле ул елларда мәктәп директорына укыту-тәрбия эшләре белән генә түгел, ә хуҗалык эшләре – мәктәп котельныена ягулык табу, кочегар табып җылылык режимын булдыру, ашханәдә укучыларны кайнар аш белән тукландыру, җәйләрен мәктәптәге ремонт эшләре дә йөкләнгән иде. Яңа фән – информатика кабинетын булдыру, классларны бүлеп укыту фәннәре өчен лабораторияләр ясау да аның өлешенә төште, ә инде кышкы каникул вакытында җылылыкны яхшырту өчен батареяләрне эчтән юдырып, торбаларны идән өстеннән үткәрү вакытлары минем дә хәтеремдә калган. Ул эшләгән елларда мәктәптә район гына түгел, республикакүләмендә семинарларны да кабул итәргә туры килде. Укучыларыбыз да фән олимпиадаларында югары урыннар алалар иде. Спорт ярышларында, җыр бәйгеләрендә һәрвакыт җиңүчеләр арасында булдык. Авылның мәдәни тормышында укытучылар зур терәк иде. Һәр башлаган эшендәге төгәллеге, күңел биреп булсын дип башкаруы, укучылар, укытучылар, ата-аналарның бердәм эшләве нәтиҗәсендә Гафият Арслан улы 1993 елда ”Россиянең халык мәгарифе отличнигы” исеменә һәм 2001 елда ТР Мәгариф министрлыгының Мактау грамотасына лаек булды, 2002 елдан “Хезмәт ветераны” исемен алды.

Гафият гаиләдә уңган кеше булды. Таш эшенә дә, агач эшенә дә осталыгы бар иде. Үз куллары белән таштан өйгә янкорма, мунча төзесә, лаеклы ялга чыккач, минем туган авылымда агачтан өй салды. Балаларыбызны кечкенә чакта кулыннан төшермәде, операциядән соң мине тәрбияләп дәваханәдә дә ятты. Гаиләбезнең, балаларыбызның төп терәге, киңәшчесе, онык-оныкчыкларыбызның яраткан бабасы булды. Шөкер, рәхәт гомер кичердек. Диңгез буенда, Болгария, Мисыр, Израил кебек чит илләрдә булдык, санаторийларда, ял йортларында ял иттек. Илебезнең күп шәһәрләре буенча cәяхәтләрдә йөрдек.

Лаеклы ялга чыкканнан соң да мәктәп еллары аның күңелендә матур, якты тәэсир-хатирәләр уята иде. Авыл халкы, укучыларыбызның әти-әниләре, укучыларыбыз, авылның яшь буыны безне килгән кеше итеп түгел, үз авылдашлары итеп кабул итте, шуның белән
горурланып, мәңгелек йортка да шушында калырга васыять итте.

Һәркемгә ачык йөзле, эчкерсез аралашучы, ике куллап күрешеп хәл-әхвәл сорашучы Гафият Арслан улы арабызда юк инде. Гомер юлында безнең белән янәшә баручыларга, хезмәттәш укытучыларга, соңгы юлга озатырга булышучыларга, гомумән, аның гомер юлында очрап уңай тәэсирләр уятып, яшәүгә көч өстәүчеләргә, ачы хәсрәтемне уртаклашып янәшәмдә булган кодагый-кодачаларга, күршеләремә чиксез рәхмәтләрем. Кадерлемнең тиздән туган көне. Аны гомер юлымда очратып, бәхетле гомер насыйп иткән Аллаһыма чиксез рәхмәт, - ди Гөлнур апа Әхмәтҗанова.

Фото гаилщ архивыннан
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

5

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    1

    0

    Эйе чын дэрэҗэсендэ үз эшенэ бирелгэн, остаз иде, урыны оҗмахларда булсын, Гөлнур апага күркэм сабырлык бирсен Аллаһы тэгэлэ. Ачык, һэрчак хэл эхвэл белеп, курешсэн сүзлэр бтмэс иде. Эле ул бит без Түбэн-биш мэктэбендэ интернатта тордык, ул андабезнең тэрбияче иде. Гафият Арсланович белэн бер авылда гомер кичердек, кешелекле кеше иде.