Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Физикадан төбәк олимпиадасы җиңүчеләре билгеле

Анда Зәйдән 4 укучы призер булды.

Мәктәп укучыларының Бөтенроссия фән олимпиадалары төбәк этабы дәвам итә. 26-28 февральдә “Дуслык” республика олимпиадалар үзәгендә VIII-XI сыйныф укучылары арасында физикадан белем бәйгесе оештырылды. Анда 6нчы мәктәпнең VII сыйныф укучысы Булат Сабиров, X сыйныф укучысы Екатерина Трофимова, 4нче мәктәпнең VII сыйныф укучысы Георгий Храмков, VI сыйныф укучысы Артем Тимофеев призерлар булдылар. Артем бу юлы да сигезенчеләр өчен биремнәрне эшләп җиңү яулады. Аларны олимпиадага укытучылар Марина Ласточкина(6нчы мәктәп) һәм Елена Лукина (4нче мәктәп) әзерләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев