Зәй-информ

Газета "Зәй офыклары"- Зәй районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Динә Хөснетдинова фигуралы шууда сикерү буенча Россия чемпионатында икенче урын яулады

Фигуралы шуучы Динә Хөснетдинова сикерү буенча Россия чемпионатында икенче урын яулады. Спортчы 119,26 балл җыйды. Җиңүче Алиса Двоеглазованың нәтиҗәсе 127,27 балл булды, дип яза Татар-информ.

Призерлар өчлеген Дарья Садкова (111,99 балл) йомгаклады. Барлык финалисткалар да Россиянең атказанган тренеры Этери Тутберидзе белән шөгыльләнә.

16 яшьлек Динә Хөснетдинова Татарстанның Зәй районында туган. 2025 елда фигуралы шуучы бөтенроссия дәрәҗәсендә үзен көчле спортчы буларак күрсәтте: Казанда узган Гран-при этабында җиңде һәм Магнитогорскида бронза медаль яулады.

Чыганак: Татар-информ. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев