Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Дәүләт бүләкләре тапшырылды

Зәй районы башлыгы Разиф Кәримов махсус хәрби операциядә һәлак булган хәрбиләрнең әти-әниләренә, якыннарына дәүләт бүләкләрен тапшырды.

Алты хәрбинең әти-әниләре, якыннары Батырлык орденын һәм “Батырлык өчен” медален алды.
– Бүгенге көндә 500дән артык зәйле фронт сызыгында. Командирлары әйтүенчә, алар иң җаваплы урыннарда һәм, әлбәттә, илебез азатлыгы өчен батырларча көрәшәләр, территориябезнең һәр мет-рын саклап калалар, кызганыч, кайчакта үз гомерләре бәрабәренә. Безнең активистлар махсус хәрби операция уздыру зонасына еш гуманитар ярдәм озата баралар, анда безнең хәрби ир-егетләребезгә нәрсә белән очрашырга туры килгәнен күрәләр. Без Ватаныбыз иминлеге өчен гомерләрен биргән егетләребезне онытмыйбыз. Һәлак булганнарның исемнәре мәңгеләштереләчәк, – диде чыгышында Разиф Галиевич.
Бу көнне Батырлык ордены белән, һәлак булганнан соң, рядовой Сергей Горячев, прапорщик Эдуард Садыйков, рядовой Дмитрий Смирнов, рядовой Иван Игнатьев, өлкән сержант Дмитрий Киселев бүләкләнде. Орденнарны аларның әти-әниләре, якыннарына Разиф Галиевич белән хәрби комиссариаттан белгеч-эксперт Георгий Борисов тапшырдылар.
Ә Николай Фроловның әти-әнисенә “Батырлык өчен” медале тапшырылды. Николайны үзе исән чагында – 2024 елның 25 апрелендә әлеге медаль белән бүләкләү турында Россия Президенты Указы чыккан. Кызганыч, Николай Николаевич 2 майда хәрби бурычын үтәгәндә батырларча һәлак булды. Ул медальне ала алмыйча калды. Николай Фролов Россия Президенты Указы белән шулай ук Батырлык орденына (һәлак булганнан соң) тәкъдим ителгән.
Чарада һәлак булган хәрбиләр бер минут тынлык белән искә алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев