Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Бүген Зәйдән тагын ике ир-егет контракт буенча махсус хәрби операция зонасына китте

Соңгы вакытта контракт буенча хезмәт итәргә теләүчеләр саны артты. Агымдагы ел башыннан 80нән артык Зәй егете, контракт төзеп, Ватан иминлеге сагына баскан.

4 июль иртәсендә Зәйдән тагын 2 ир-егет контракт буенча илебезне сакларга китте.

Валерийга 36 яшь. Гаиләсе, ике баласы бар. Кечесенә 9 ай, олысына — 4 яшь. Ил өчен катлаулы вакытта ул читтә кала алмаган.

«Ни өчен китәмме? Бу минем ныклы карарым. Бу — чын ир-егетләрнең Ватан алдындагы бурычы. Бу турыда озаклап уйландым. Анда бит безнең егетләр, аларга ярдәм итәргә, янәшәдә булырга кирәк», — ди ул.

Контракт буенча килешү төзегәнче бу хакта гаиләсе белән күп сөйләшәләр. Башта тормыш иптәше каршы килсә, соңыннан ул иренең бу карары белән килешкән.

-Без аңа төрле яклап ярдәм итәргә тырышачакбыз. Әлбәттә, безнең янга исән-сау җиңү белән әйләнеп кайтуын телибез. Без аны көтәбез! — диде Валерийны озатырга килгән хатыны.

Хәрбиләрне якыннары, дуслары хәрби комиссариат каршыннан хәерле юллар теләп озатып калды. Хәрби комиссар Айрат Әгъләмҗанов хезмәт итәргә китүчеләргә киңәшләрен бирде.

1 июньнән республикадан контракт буенча хәрби хезмәткә китүчеләргә 700 мең сум акча түләнә. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов килешү төзергә теләүчеләргә бер тапкыр бирелә торган түләүне 505 мең сумга кадәр арттырырга карар кылды. Билгеле булганча, ул Россия Оборона министрлыгыннан түләнә торган 195 мең сумга өстәлә. Яңалык җәйнең беренче ике аенда Татарстанда контракт төзүчеләргә кагыла. Шулай итеп, яңа контрактчыларга бер тапкыр бирелә торган матди ярдәмнең гомуми күләме, республика шәһәрләре, районнары һәм предприятиеләре күрсәткән ярдәм чараларын да исәпкә алып, 1 миллион сумга кадәр җитәргә мөмкин. Ул яшәү урынына карамастан, Татарстан территориясендә килешү төзегән һәркемгә кагыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев