Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Бүген Бөек Ватан сугышы ветераны, Зәй муниципаль районының Мактаулы гражданины Анна Моисеева вафат булды

Анна Ивановнага 102 яшь иде.

Анна Моисеева (кыз фамилиясе Мачтакова) 1923 елның 15 февралендә Зәй районының Подгорный бистәсендә туа. 1941 елда мәктәп-интернат, тракторчылар һәм шәфкать туташлары курслары тәмамлаган кыз 1942 елның июлендә Бөек Ватан сугышына китә,  1945 елның сентябренә кадәр кече медицина хезмәткәре булып хезмәт итә.

61нче армиянең 473нче кыр күчмә хирургия госпиталендә шәфкать туташы булып Мәскәүдән Берлинга кадәр сугышчан юл уза.

«Сугышчан казанышлары өчен» һәм «Берлинны алган өчен» медальләре, шулай ук II дәрәҗә Ватан сугышы ике ордены белән бүләкләнгән. Берлинда Анна Ивановнага командование рәхмәтен шәхсән Советлар Союзы маршалы Георгий Жуков тапшыра.

Анна Моисеева бөтен гомерен медицинага багышлады  40 ел район хастаханәсендә шәфкать туташы булып эшләде, шәһәрнең иҗтимагый тормышына бәяләп бетергесез өлеш кертте.

Бөек Ватан сугышы ветераны Анна Моисеева белән хушлашу мәрасиме иртәгә 6 апрельдә иртәнге сәгать 8дә "Энергетик" Мәдәният сараенда узачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев