Бөтендөнья татар конгрессының Татарстан җирле бүлекчәләре йомгаклау җыелышы узды
21 декабрьдә башкалабыз Казанның Туган авылым комплексында Бөтендөнья татар конгрессының Татарстан җирле бүлекчәләре җитәкчеләренең йомгаклау җыелышы булды.
Анда Зәй районы җирле бүлекчәсе җитәкчесе Әминә Биккинина да катнашты.
Биредә «Каз өмәсе» ярминкәсе үтте. Ярминкәдә Татарстан районнары гына түгел, Россия Федерациясенең төрле регионнарыннан катнашалар.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисенең беренче урынбасары — Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров кунакларны сәламләде.
«Каз өмәсе зур әһәмияткә ия. Без каз өмәсе җыеннарын һәр елны оештырачакбыз. Әлеге эш бер генә көн түгел, ә ел буе дәвам итә. Ата-бабаларыбызның безгә мирасы булган әлеге җыенны югары яссылыкка күтәрү – безнең төп максатыбыз, – дип ассызыклады ул.
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рөстәм Гайнуллов та катнашучыларны сәламләде.
«Гореф-гадәтләр саклансын һәм бу матур чара буыннан-буынга күчсен өчен барын да эшлибез», – диде ул.
Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары – Татарстандагы бүлекчәләр белән эшләү комитеты җитәкчесе Ирек Шәрипов каз өмәсе чарасы һәм аның нәтиҗәләре белән уртаклашты. Шулай ук комитет эшчәнлеге һәм Татарстан районнарында узган чаралар турында да сөйләде. Моннан тыш, Ирек Шәрипов Бөтендөнья татар конгрессының яңа проекты турында игълан итте. Гыйнвар аеннан «Татарстан» дәүләт телерадиокомпаниясендә «Татарлар. Үз өемдә – үз көем» дигән тапшыру эшли башлаячак. Һәр радиотапшыру аерым бер районга багышланачак. «Бу – сезнең эшчәнлекне күтәрү һәм таныту өчен махсус проект», – диде ул.
Утырыш ахырында татар халкының телен, мәдәниятен үстерүдә, гореф-гадәтләрен саклап калуда зур хезмәт куйган шәхесләргә Бөтендөнья татар конгрессы рәхмәт хатлары тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев