Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Бигештә тыл ветераннарына бүләкләр тапшырылды

Бу көннәрдә шәһәрдә, авыл җирлекләрендә яшәүче тыл хезмәтчәннәрен Җиңү бәйрәме белән котлап, бүләкләр тапшыралар.


Бигеш авылында мәдәният хезмәткәрләре тыл ветераннары Р. Ибраһимов,  Әдибә Нуриеваны Җиңү көне белән котлап, ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов, район җитәкчелеге исеменнән бүләкләр тапшырдылар. 
"Барысы да фронт өчен, барысы да Җиңү өчен!" лозунгысында илебез азатлыгы, тынычлыгы хакына көч куйган тыл хезмәтчәннәренең фидакарь хезмәте бәяләп бетергесез. 
-Сез йокысыз төннәрне һәм ач-ялангач көннәрне җиңеп, безгә имин тормыш һәм аяз күк йөзен бүләк иттегез. Сезгә рәхмәтебезне белдерәбез, - диде ветераннарны котларга килүчеләр. 
Фотолар авыл җирлегеннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев