Новости Заинска 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Бигеш хатын-кызлары хәрбиләргә җибәрү өчен токмач кисә

Махсус хәрби операциядә катнашучы егетләргә ярдәм итү теләге белән һәр авылда нәрсә дә булса эшлиләр. Бигешлеләр дә егетләргә җибәрү өчен мәдәният йортына җыелып токмач кисәләр.

Кискән токмачны алар Зәйдәге волонтерлар аша хәрбиләргә җибәрәчәк.

«Безнең авылдан мобилизация буенча хезмәткә чакырылучы егетләр бар. Ничек тә егетләргә ярдәм итәсебез, аларга терәк буласыбыз, җиңү көнен якынайтуда үзебездән өлеш кертәсебез килә. Шул максат белән авылыбыз хатын-кызлары токмач кисүгә алынды. Җир йөзендә тынычлык урнашсын дигән изге теләкләр белән башкарабыз бу эшне. Игелекле эшкә өлеш кертүче авылдашларыбызга олы рәхмәтебезне җиткерәбез», — ди мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Рамилә Биктимерова.

Тарихтан белгәнебезчә, Бөек Ватан сугышы вакытында барысы да фронт өчен булган, тылдагы кешеләр солдатларга булдыра алганча ярдәм иткәннәр. Әбиләребез төннәр буе керосин лампасы яктысында оекбаш, бияләйләр бәйләгән. Редакциябезгә газета укучыларыбыз шалтыратып, авылдашлары, күршеләре, танышларының хәрбиләргә ярдәм итәргә алынуы, мондый игелекле кешеләр турында күбрәк языгыз әле, бәлки башкалар да кушылыр, дип үз тәкъдимнәрен җиткерәләр.

— Бергә эшләгәч, тиз инде. Берәүләр баса, икенчеләр киптереп тора, кисүчеләр дә тиз эшли. Ардырмый да. Киресенчә, бердәм булганда һәм бергә җыелышып эшләгәндә эш җиңел бара. Токмачларны тартмаларга тутырып, Зәй волонтерларына тапшырабыз. Егетләребез исән-имин генә кайтсын, — ди токмач басарга килүче хатын-кызлар.

Фотолар авыл мәдәният йортыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев