«Без тарихта эзлебез» республика шәҗәрә фестиваленең финалы узды
Бүген Казанда, Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында 8 июльдә билгеләп үтелә торган Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне алдыннан «Без тарихта эзлебез – Гаилә тарихында гасырлар кайтавазы» дип аталган республика шәҗәрә фестивале узды. Бу хакта ТР Дәүләт Советының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Бүген Казанда «Без тарихта эзлебез – Гаилә тарихында гасырлар кайтавазы» дип аталган республика шәҗәрә фестивале узды. Бу хакта ТР Дәүләт Советының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Татарстан Рәисе, парламент һәм республика Хөкүмәте исеменнән конкурста җиңүчеләрне һәм лауреатларны Дәүләт Советы Рәисе вазифаларын башкаручы Марат Әхмәтов сәламләде.
Финалга барлыгы алты гаилә үтте, алар республиканың Нурлат, Теләче, Әгерҗе, Алексеевск, Кайбыч һәм Түбән Кама районнарында яшәүче татар, рус, чуваш һәм удмурт династияләренең барлыкка килү тарихын күрсәтте.
Марат Әхмәтов, лауреатларны һәм финалга чыгучыларны республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов исеменнән сәламләп, бүгенге бәйрәмнең ил Президенты Владимир Путин игълан иткән Россия халыклары бердәмлеге елы кысаларында уза торган чараларның дәвамы булуын билгеләп үтте. «Бүгенге фестиваль, һичшиксез, Халыклар бердәмлеге елының матур бизәге булачак, чөнки бүген биредә төрле милләт вәкилләре үзләренең гореф-гадәтләре, гаилә династияләре турында сөйләде», – диде ул, катнашучыларга мөрәҗәгать итеп.
Концерт программасы кысаларында финалга чыккан гаиләләр сәхнәдә үз шәҗәрәләрен тәкъдим итте. Быел фестивальдә Әгерҗе районыннан Гончаровлар-Габитовлар гаиләсе җиңде, икенче урында – Түбән Кама районыннан Хәсәнҗановлар гаиләсе, өченчедә – Нурлат районыннан Артамоновлар гаиләсе.
чыганак: Татар-информ
фото: Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев