Зәй-информ

Газета "Зәй офыклары"- Зәй районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Белгеч 1 марттан кертелгән үзгәрешләргә аңлатма бирә

2026 елның 1 мартыннан Россия Федерациясенең 1992 елның 7 февралендәге 2300-1нче «Кулланучылар хокукларын яклау турында» Законына 2025 елның 24 июнендәге «Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» 168нче Федераль закон белән кертелгән үзгәрешләр үз көченә керде.

Аерым алганда, кулланучылар хокукларын яклау турындагы закон халыкны мәгълүматлаштыру турындагы маддә белән тулыландырыла.

Хәзер кибет исемнәре һәм барлык элмә такталар рус телендә язылган булырга тиеш. Чит ил сүзләре бары тик ике очракта гына рөхсәт ителә: әгәр бу рәсми теркәлгән товар билгесе (бренд) булса яки чит ил тексты рус телен кабатласа, шрифт һәм үлчәме тәңгәл булу мөһим. 

“Шулай итеп, сәүдә, көнкүреш һәм башка төр хезмәт күрсәткәндә, җитештерүче (башкаручы, сатучы) гомуми кулланылыштагы урыннарга элмә такталар яки мәгълүмат урнаштыруның башка чаралары (язулар, күрсәткечләр, тышкы өслекләр, мәгълүмат табличкалары, мәгълүмат билгеләре, конструкцияләр, корылмалар, техник җайланмалар һәм мәгълүмат тарату өчен билгеләнгән башка носительләр, реклама конструкцияләреннән тыш) ярдәмендә урнаштырган барлык реклама булмаган мәгълүмат рус телендә, ә Россия Федерациясе субъектлары законнарында каралган очракларда, республикаларның дәүләт телләрендә яки Россия Федерациясе халыкларының башка телләрендә дә башкарылырга тиеш. Шул ук вакытта, бу таләпләр товар билгеләренә, фирма атамаларына һәм хезмәт күрсәтү билгеләренә кагылмаячак. Шулай итеп, сатучылар элмә такталардан чит ил сүзләрен (мәсәлән, «coffee», «sale» һ.б.) бетерергә тиеш булачак”, - ди ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы белгече Эльвира Милочкина.

Тулырак мәгълүматны ТР Госалкогольинспекциясенең ВК-дагы дәүләт паблигында таба аласыз: https://vk.com/gosalcogolrt 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев