Атларны, мөгезле вак терлекләрне идентификацияләү башлана
Узган ел РФ Президенты Владимир Путин «„Ветеринария турындагы“ РФ Законына үзгәрешләр кертү» хакындагы федераль законга кул куйган иде. Ул авыл хуҗалыгында терлекләрне маркировкалауны да үз эченә ала. Аның кысаларында узган ел безнең район ветеринарлары да эре мөгезле терлекләрне идентификацияләү белән мәшгуль булдылар. Ә быел исә бу эшне дәвам итеп чират атларга, сарык, кәҗәләргә җитте.
Маркировкалау хайванның тәненә визуаль яки катнаш (визуаль һәм электрон) маркировкалау чараларын (бирка, чип, болюс, татуировка, боҗра, муенса) салудан, хайванның тәненә беркетүдән яки кертүдән гыйбарәт.
«Терлекләрне идентификацияләү турындагы таләпләр дәүләт ветеринария хезмәтенә терлекләрне туганнан алып үсү чорында, кайсы территориядән кертелгән булуына карамастан, күзәтергә ярдәм итә. Бу исә хайваннарның, шул исәптән кеше һәм хайваннар өчен уртак булган авыруларның таралу чыганагын тиз арада ачыкларга, йогышлы авыруларның таралуына каршы оператив төстә чаралар күрергә булышачак. Чөнки идентификация аша кайсы төбәктә хайван-терлекләрнең авырып китүен белергә мөмкин», — дип билгеләп үтә районның баш ветеринар табибы Фоат Исламов.
Терлекләрне маркировкалау һәм исәпкә алу асрау һәм үрчетү, чалу, эшкәртү, саклау, сатуны башкаруда тиешле кагыйдәләр булдырырга да ярдәм итә. Ул ветеринария карамагына тапшырылган вәкаләтләрне гамәлгә ашыру барышында зоосанитар статусны билгеләү белән бәйле мөнәсәбәтләрне җайга салуга юнәлдерелгән.
Маркировкаланган хайваннар турында мәгълүмат ветеринария өлкәсендә федераль дәүләт мәгълүмат системасының бердәм базасында булачак.
Гомумән алганда, терлекләрне идентификацияләү ветеринария табибларына райондагы эпидемиологик хәлне күзәтергә ярдәм итәчәк. Шуңа да хәзер ат, сарык, кәҗә асраучыларның да терлекләренә идентификация үткәрү өчен әзерләнүе сорала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев