Александр Бистәсе мәктәбе укытучысы окоп шәмнәре ясый
Яңалыклар

Александр Бистәсе мәктәбе укытучысы окоп шәмнәре ясый

Александр Бистәсе мәктәбенең технология укытучысы Нияз Һадиуллин махсус хәрби операциядәге егетләргә җибәрү өчен окоп шәмнәре ясый.

Ул инде барысы 2000нән артык шәм ясап, егетләргә җибәргән.

Окоп шәмнәре хәрбиләр өчен бик тә кирәк. Әлеге шәмнәр ярдәмендә хәрбиләр ашарга әзерли, аның янында җылына, вак-төяк әйберләрне, аяк киемнәрен киптерә, землянка һәм окопларны яктырта ала. Аңа күп урын да кирәкми. Әгәр дә ул шәмне окопта кечкенә чокырга куйсаң, ут тышкы якка күренми.

— Парафинны үзем эретәм, укучыларны зыянлы һава суламасыннар дип бу эшкә тартмыйм. Ә банка савытларын, капларны алар белән бергәләп ясыйбыз, — ди Нияз Нәҗипович.

Ватаныбыз иминлеге сагында торучы егетләрнең кәефләрен күтәрү өчен ул окоп шәмнәрен йолдыз формасы да куеп эшләгән. Ә шәмнәр тутырылган коробкаларга «Бу шәмнәр сезнең Җиңүгә юлыгызны яктыртсын! Ышанабыз һәм көтәбез!» дигән язу ябыштырган.

— Бу шәмнәр солдатларга өй җылысы, күңел җылысы да биреп янсыннар һәм аларның туган якларына кайту минутларын тизләтсеннәр иде, — ди Нияз Нәҗипович.

Шунысын да әйтми китмичә ярамас, еш кына махсус хәрби операциядә катнашучы ир-егетләребезгә ярдәм итүче волонтерлардан син бу эшең өчен күпме акча аласың инде, дип сорыйлар икән. Волонтерлар боерык буенча да, акча өчен дә түгел, ә күңел кушуы буенча эшлиләр. Барысы да җиңү өчен, барысы да егетләребезнең исән-сау кайтулары өчен, без кулыбыздан, көчебездән килгән ярдәмне күрсәтергә тиеш, ди Нияз Нәҗипович.

Фотолар шәхси архивтан.


Нет комментариев