Аксар кызы фигуралы шуу буенча Россия Гран-при этабында өченче урынны алды
Бүген Магнитогорскта фигуралы шуу буенча юниорлар арасында Гран-приның икенче этабы тәмамланды.
Татарстан фигуралы шуучысы, Зәй районының Аксар авылы кызы Динә Хөснетдинова "бронза"га" лаек булды.
Ике программа нәтиҗәләре буенча ул 191.36 балл җыйды. Фигуристканың активында ирекле программада өчле аксель бар.
Беренче урынны Лидия Плескачева (209.70), икенче урынны Валерия Лукашова (195.48) алды.
Динәгә 15 яшь. Ул кечкенә вакыттан ук Зәйнең «Яшьлек» спорт мәктәбендә фигуралы шуу белән шөгыльләнеп, спортның бу төре белән ныклап шөгыльләнеп киткән. Кызның әтисе Айдар, әнисе Резеда — Аксар авылыннан. Алар Динәгә 10 яшь тулганчы Зәйдә яшәгәннәр, аннан Казанга күченеп киткәннәр. Динә хәзер Казанның «Стрела» спорт мәктәбендә шөгыльләнә.
-Кызыбызның ныклап фигуралы шуу белән кызыксынып китүендә, уңышларында Зәй «Яшьлек» спорт мәктәбендә аның белән шөгыльләнгән, бозга беренче адымнарын ясауда зур көч куйган тренер Юлия Коншинаның өлеше зур. Казанда ул Надежда Заякина кул астында шөгыльләнә, — ди Динәнең әнисе Резеда ханым.
Динәнең уңыш-казанышлары арасында Татарстан Республикасы беренчелегендә җиңү һәм «Азия балалары» кышкы халыкара спорт уеннарында икенче урын бар.
Юниорлар Гран-приеның чираттагы этабы 1 — 3 ноябрьдә Казанда узачак.
Без якташыбызны зур җиңүе белән котлап, тагын да зуррак уңышларга ирешүен телибез!
Фотолар Хөснетдиновлардан һәм "Матч ТВ" дан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев