Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Зәйлеләр «Хәтер бакчасы» Бөтенроссия акциясенә кушылды

«Хәтер бакчасы» акциясе кысаларында Бөек Ватан сугышында һәлак булган миллионнарча совет кешесе истәлегенә агачлар утыртыла.

Акциягә Зәй районы быел да актив кушылды.

Бүген район предприятиеләре һәм оешмалары, мәгариф идарәсе хезмәткәрләре "Педагоглар аллеясы"нда 150 каен, 50 миләш, 50 юкә һәм 30 чыршы агачы утырттылар. Аллея узган ел Ринат Фәрдиев исемендәге паркның икенче өлешендә барлыкка килде.

Акциядә шулай ук район башлыгы Разиф Кәримов, район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин, район башкарма комитеты җитәкчесе Эмиль Галиев катнашты.

-Бүген биредә иң матур һәм мөһим акцияләрнең берсе уза. Безнең уртак максатыбыз — Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булганнарның һәрберсе истәлегенә агач утырту. Без ата-бабаларыбызның истәлеген сакларга тиеш, — диде район башлыгы Разиф Кәримов.

Бу паркта 400 агач утыртылган инде.

-Без биредә агач утырту эшен узган җәйдә башладык, көз көне бу эш дәвам итте һәм бүген без тагын бергәләп бирегә агач утыртырга җыелдык. Агачлар җил-давылга бирешмичә үсәр дип өметләнеп калабыз. Паркта ял итүчеләр аларны сындырмасыннар иде. Агач утырту эшләре көз көне дәвам итәчәк, — ди ТР Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының Зәй бүлеге башлыгы Әдип Габдерәхимов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев