19-20 мартта Кол Шәриф мәчете туристлар кабул итмәячәк
Яңалыклар

19-20 мартта Кол Шәриф мәчете туристлар кабул итмәячәк

Ураза бәйрәме алдыннан Кол Шәриф мәчете вакытлыча туристлар кабул итмәячәк. Бу хакта Казан мэриясенең матбугат үзәге хәбәр итә.

Чикләүләр 19 мартта 18:00 сәгатьтән үз көченә керә һәм 20 мартта 9:00 сәгатькә кадәр гамәлдә була.

Рамазан аеның тәмамлануын бәйрәм итү 6:30 сәгатьтә Коръән аятьләрен укудан башлана, 7:00 сәгатьтә гает вәгазе һәм 7:30 сәгатьтә гает намазы белән дәвам итәчәк.

Чыганак: Ватаным Татарстан


Нет комментариев