Бүген Зәйдә туган як тарихын өйрәнү музее хезмәткәрләре Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 80 ел тулуга багышланган яңа акция башлап җибәрделәр. Ул «Җиңүгә 50 көн кала» дип исемләнде.
Акциянең максаты – Бөек Ватан сугышы ветераннарыннан, Әфган сугышында һәм махсус хәрби операциядә катнашучылардан киләчәк буынга хат яздырып, аны махсус капсулага салып саклыкка кую. Бүген исә музей хезмәткәрләре Бөек Ватан сугышы ветераны Леонид Яковлевич Мачтаков өендә булып, аннан киләчәк буын өчен теләкләрен яздырып алдылар.
«Иң мөһиме сәламәтлек, ил-көннәребезнең имин булуы. Бездән соңгы буыннар яшәү тәмен, ямен белеп, якыннарын кадерләп, бер-берсенә игътибарлы, ихтирамлы булып яшәсеннәр», — диде аксакал ветеран.
Сугышта катнашкан хезмәт ветераны, Зәй ГРЭСын төзүчеләрнең берсе булган Леонид Яковлевич районның гына түгел, бөтен республиканың горурлыгы. Ул Бөек Ватан сугышы елларында Мәскәүне саклауда, Сталинград контрһөҗүмендә, шулай ук Курск дугасы бәрелешләрендә катнаша. II дәрәҗә «Ватан сугышы» ордены, «Батырлык өчен», «Сталинградны саклаган өчен», «Хәрби хезмәтләре өчен» медальләре белән бүләкләнгән, Югары баш командующий И. В. Сталин кул куйган җиде грамота иясенең киләчәк буын өчен әйтеп калдырырга теләгән нәсихәтләре бик мөһим.
Теләкләре язылган хатны мөхтәрәм ветеран пөхтәләп махсус алтынсу капсулага беренче булып салды. Алга таба анда Анна Моисеева, Әфган сугышы ветераннары һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларның да теләкләре урын алачак.
«Без бу капсулага хатларны җыюны 20 мартка төгәлләп, нәкъ менә шул көнне — Бөек Җиңүгә 80 ел тулуга 50 көн калгач аны музейда тантаналы чара үткәреп ябарга исәплибез. Капсула музейның билгеле урынында сакланачак. Ә ун елдан соң Җиңүгә 90 ел тулуны каршылаганда һәм безнең музейга 50 ел тулу тантанасында ачып, аны яшь буынга укырга исәплибез», — диде музей хезмәткәре Алсу Шаһабиева.
Нет комментариев