Заинск-информ 16+
Рус Тат
Бөек Җиңүнең 80 еллыгы

Зәйдә яшәүче фашистлар концлагеры тоткыны булган Мария апа киләчәк буынга хат язды

Зәйнең туган як тарихын өйрәнү музее хезмәткәрләре «Вакыт капсуласы» акциясе кысаларында фашистлар концлагере тоткыны булган, 96 яшен тутырган Мария Винокуровада булдылар.

Мария Трофимовна Зәйдә яшәүче кызы янына 10 ел элек Воронеж шәһәреннән күчеп килгән.

“Ветеран  безнең белән күңелендә уелып калган истәлекләре белән уртаклашты. Әтисенең ничек фронтка киткәнен ул әле дә оныта алмый. Ул аның открыткасын – әнисен, абыйларын һәм ике яшьлек сеңлесен сакларга кушкан язуын хәтерли. Алар авылына немецлар басып кергәндә, Мария апага 13 яшь була. Безнең өйгә немецлар кергәч, без барыбыз да әнине кочаклап, кочагыбыздан җибәрмәдек, дип сөйләде Мария Трофимовна”, - ди музейның кече фәнни хезмәткәре Алсу Шаһабиева.

Мария Трофимовна шигырьләр укырга ярата. Музей хезмәткәрләренә үзе язган шигырьне укып күрсәтте, ул иминлек, тыныч тормыш турында.

Җылы сөйләшүдән соң Мария апа киләчәк буыннарга теләкләр язган кәгазен капсулага салды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев