Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Зәйдә урак төгәлләнү алдында

Зәй районы аграрийлары бөртекле һәм кузаклы культураларны 71 процент мәйданнарда җыеп алдылар. Уртача уңыш гектарыннан 34 центнерны тәшкил итә.

Хәзерге вакытта механизатор-комбайнчылар арпа һәм язгы бодайны суктыру белән мәшгульләр. Алар алдына уракны 10-12 көн эчендә тәмамлау бурычы куелды.  
Параллель төстә кырларда салам җыеп пресслау, киләсе ел уңышы өчен туфрак эшкәртү, көзге чәчү эшләре дә бара. Инде 9,5 мең  гектарда көзге чәчү башкарылган, бу планда каралганның 60 проценты, дигән сүз. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев