Зәйдә умартачылар, үсемлекчелек белән шөгыльләнүчеләр киңәште
Бүген Зәйдә умартачылык, бу эш юнәлешенең авыл хуҗалыгының башка тармаклары белән бәйлелегенә багышланган киңәшмә үтте.
Анда район авыл җирлекләре башлыклары, районның 30 лап умартачысы чакырылган иде.
Киңәшмәдә район авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Фәргать Камалиев район җирлегендә умартачылар, үсемлекчелек белән шөгыльләнүчеләрнең эшчәнлегенә тукталды. Ә “Россельхозцентр” филиалының җитештерү бүлеге башлыгы Айгөл Габдрахманова ашлык басуларын корткычлардан эшкәрткәндә умарталарга, җиргә зыян салмас өчен химик препаратларга карый биопрепаратларга өстенлек бирү мөһимлеген ассызыклады.
- Химик препаратлар алар көчле тәэсир итә, алар тереклекне генә түгел, җирне дә агулый, шуңа күрә биопрепаратлар белән корткычларга каршы көрәшкәндә күпкә отышлы, - диде ул.
“Роспотребнадзор” ның территориаль бүлеге башлыгы Ринат Насыйбуллин исә үз чыгышында кырларны препаратлар белән эшкәрткәндә тиешле кисәтү чаралары турындагы законнарны тәфсилләп аңлатты.
Татарстан умартачылар берлегенең Зәйдәге бүлеге активисты Алексей Андреев та үсемлекчелек белән шөгыльләнүчеләрне биопрепаратлар белән эш итүгә өстенлек бирүләрен сорады.
“Без барыбыз да авыл хуҗалыгы тармагында үз эшебезне алып барабыз. Шуңа күрә бер-беребезгә зыян китерми генә, киңәшләшеп эшлик”, - диде ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев