Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Зәйдә шикәр чөгендере казучылар ике сменада эшләргә кереште

Районда шикәр чөгендере алу тулы куәттә бара. Соңгы атналарда көннәрнең яңгырсыз, матур торуы бу эшне югары тепмларда башкарырга мөмкинлек бирә, диләр авыл хуҗалыгы идарәсендә. Бүгеннән комбайнчылар ике сменада - көндез һәм төнлә эшләүгә керештеләр.

Бүгенге көнгә аграрийлар 1532гектар мәйданда татлы тамыр уңышын җыярга өлгерделәр.
  - Бу барлык мәйданнарның 17 процентын тәшкил итә. Уртача уңыш гектарыннан 456 центнер чыга, инде 70 мең тонна чөгендер казылды, шуның 59 мең тоннасы   шикәр заводына озатылды. 25 августан шикәр кайнатырга керешкән завод тәүлегенә 8 мең тонна чимал эшкәртә. Безнең район кырларыннан моңа кадәр көн саен 3 мең тонна чамасы чөгендер заводка тапшырылып барылды. Хәзер исә комбайнчылар ике сменада эшләргә керештеләр, бу заводка чималның артачагы турында сөйли,  - диде район авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Фәргать Камалиев.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев