Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Зәйдә районның җитештерү потенциалын үстерүгә авыл хуҗалыгы лаеклы өлешен кертә

Агросила холдингына караган агрофирмалар һәм «Союз-Агро» җәмгыяте Гулькино бүлекчәсе районның 93 процент җирләрен эшкәртә.

Авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү белән 56 крестьян-фермер һәм 6219 шәхси хуҗалык шөгыльләнә. 

Язгы чәчү кампаниясе 51 мең гектарда башкарылды. Бөртекле культуралар 39,5 мең гектар, азык культуралары - 8,1 мең гектар, техник культуралар - 20,7мең гектарда чәчелде. 

Бүгенге көндә 36 мең тонна сенаж салынган, 1350 тонна печән әзерләнгән. Бу калган азыкларны исәпкә алып бер шартлы терлеккә 26 центнер азык берәмлеге дигән сүз. 

Бөртекле культураларны җыю эше төгәлләнеп килә, якын көннәрдә шикәр чөгендерен казуга керешү планы тора. Шулай ук көзге чәчү дә көн үзәгендә. 

«Зәй» сәнәгать паркында эш кайный. Бер ел эчендә биредә 220 тонна яшелчә, 129 тонна ит эшкәртелгән. Агропарк мәктәп туклануын тәэмин итүдә төп эшне башкара. 

Узган ел Зәйнең 24 механизаторы республика үткәргән "Иң яхшы комбайнчы" конкурсында җиңеп чыкты. Аларның һәрберсе Республика Рәисе премиясенә лаек булды. Быел да механизаторларыбыз сынатмас, дип исәплибез. 

Кошчылык буенча да яхшы проектлар тормышка ашырыла. Фермерлар Радик һә Артур Мөхәммәтҗановлар, мулард-үрдәкләр үстерү белән шөгыльләнә. Ә Илнар Әхмәтҗанов, Чулпан һәм Михаил Мартемьяновлар, Рәфизә Фәсхетдинова крестьян-фермерлык хуҗалыкларында кош-корт үрчетеп сату эше уңай бара. Алар ярты елда 294 мең чебеш-бәбкә, кош-корт саткан.

Денис Мельников үз хуҗалыгында куян үрчетә. Фермерлар үз продукцияләрен авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә саталар. Сентябрьдән апрельгә кадәр 30 ярминкә үткәрелде, анда 41 млн. сумлык азык-төлек сатылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев