Зәйдә механизаторлар җир эшкәртү белән мәшгуль
Игеннәрдән бушаган кырларны үз вакытында ашлап, сукалап бару исә киләсе ел уңышы турында хәзердән үк кайгырту турында сөйли.
Зәй районы механизаторлары бер генә минутны да әрәм итмичә эшли.
Авыл хуҗалыгы идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, бушап калган кырларның 2900 гектарында җиргә ашлама сибелеп сөрү эшләре башкарылган. Көзге сукалау планы 51700 гектар мәйданда башкарылырга тиеш булса, хәзер шуның 6 процентында эш төгәлләнгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев