Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Зәйдә көзге чәчү тәмамлана, җир сөрү тулы куәттә бара

Зәй авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре кырларда бер эшне икенчесенә ялгап, көзге эшләрне тиз көннәрдә төгәлләргә омтыла.

Көзге чәчү эшләренә килгәндә аграрийлар инде көзге бодайны чәчүне төгәлләү алдында тора. Көздән җир куенына кертеп калдырылучы орлыкларга игенчеләр зур өметләр баглый, чөнки алар ел саен иң зур уңыш бирүләре белән билгеле. 
Ә инде уңышы җыелган басулар куәтле техника белән сукаланып та бара. Бүгенге көнгә планга куелган  мәйданнарның 59 процентында көзге сөрү эшләре тәмамланган.  Бу эшне дә механизаторлар тиз арада төгәлләп, киләсе ел уңышы өчен тыныч булу максатында эшли.

 

Александр Тимофеев фотолары.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев