Зәйдә чәчү эшләре тулы куәткә бара
Зәй кырларында арпа чәчү эше тәмамлану алдында.
Зәй кырларында арпа чәчү эше тәмамлану алдында. Бүгенгә ул 11394 гектар мәйданда чәчелгән. Бу — 98 процент дигән сүз, дип белдерде авыл хуҗалыгы идарәсе белгече Марсель Рәхмәтов.
Шулай ук районда шикәр чөгендерен чәчү эше дә бара. Аны быел 9254 гектар мәйданда үстерергә ниятлиләр. Инде бу 44 процентта башкарылган. Арпа чәчеп бетерү белән аграрийлар язгы бодайга керешәчәкләр. Әйтергә кирәк, һава торышының яңгырлы булуы, урыны белән хәтта кар явып китүе дә игенчеләр эшенә тоткарлыклар кертә. Тик агрономнар белдерүенчә, язгы, җәйге яңгырлар тиз кибә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев