Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Зәйдә аграрийлар кукурузны силоска сала

Агымдагы елда терлек азыгы әзерләү дә шактый кыенлыклар тудырды. Зәй районында узган ел яшел массаны күпләп әзерләп кую нәтиҗәсендә борчылыр урын юк. Хәзерге вакытта силос әзерләү тулы куәттә алып барыла.

Механизаторлар кукурузны силоска салу эшләрен дә алып бара, бүгенге көнгә 20 процент мәйданнарда эш башкарылган. 7366 тонна яңа уңыштан силос базларга урнаштырылган. Агымдагы елда яңгырлар булмау сәбәпле, күпъеллык үләннәрне икенче кат чаптыру мөмкин булмаса да, узган ел терлек азыгын зур запас белән әзерләү нәтиҗәсендә кышкы чорга терлек азыгы өчен борчылыр урын юк, диләр авыл хуҗалыгы идарәсендә.
Шулай ук рапс җыю да 38 процент мәйданнарда тәмамланган.

 

Александр Тимофеев фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев