Зәйдә аграрийлар бер эшне икенчесенә ялгап алып бара
Бүген - 7 август көнне район башлыгы Разиф Кәримов, авыл хуҗалыгы белгечләре кырларда эшнең барышын күзәттеләр, алдагы атналарга авыл хуҗалыгы тармагында башкарылырга тиешле бурычларны билгеләделәр.
- Инде район кырларында барлык бөртеклеләр мәйданнарының 30 проценттан артыгында эшләр тәмамланды. Алга таба механизатор-комбайнчылар арыш һәм борчак суктыру эшен башкаруны күздә тота. Бер үк вакытта куәтле техникаларда игеннәрдән бушаган кырларда туфракка ашлама кертеп сукалау эшләре дә бара. Инде сөрелергә планлаштырылган кырларның 12 процент мәйданнарында җир сукаланды. Ә әчелеге югары булган басуларга дефикат кертелә. Бу эшне тиз көннәрдә тәмамлау бурычы тора. Терлек азыгы әзерләү буенча да эш дәвам итә. Сенаж бүгенге көнгә 38 мең тонна базларга салынды, печән 1747 тоннада, салам 2 мең тоннада әзерләнде. Әле үләннәрне икенче кат чабудан сенаж салу бара, - дип сөйләде авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Фәргать Камалиев.
Иң-иңнәргә махсус кепкалар
Кырларны карап, бәяләү барышында район башлыгы бүгенге көнгә иң күп ашлык суктыручыларга, җир эшкәртүчеләргә аерым игътибар биреп, һәрберсенә Зәй эмблемасы белән махсус кепкалар да бүләк итте. Иң беренче шундый бүләкне “Зәй шикәре” агрофирмасы комбайнчылары Газинур Әхмәтшин белән Шәйхенур Миңнекәев кабул итеп алды. Әлеге агрофирмада иң күп ашлык суктыручы Газинур, инде 16 мең центнерга якын ашлык суктырырга өлгергән.
“Хезмәткә стимул яхшы. Шуңа да бер генә минутны да әрәм итмичә эшлисе килеп кенә тора. Яңгырлар явып эшкә комачауламаса, техника төзек булса сынатырга исәп юк”, - дип елмая Газинур.
Ә район буенча иң күп ашлык суктыручы әлегә зур тәҗрибәле комбайнчы-механизатор “Зәй” агрофирмасыннан Андрей Митрофанов. Ул инде 18 мең центнердан артык суктырган.
“Комбанчы булып унсигез ел эшләү дәверемдә берничә ел республикада иң күп ашлык суктыручылар рәтендә булдым. Быел да уңыш мул, яхшы итеп эшләмәү мөмкин түгел. Хәзер хезмәткә чырыш яшьләр дә күп, ярышып эшләү үзе бер күңелле”, - дип көлә кыр батыры.
Җир эшкәртүдә хезмәт куючы Айнур Шәйхиев белән яшь механизатор Таһир Очилов та район башлыгы кулыннан махсус кепкага ия булдылар. Икесе дә Аксар авылы егетләре тырыш, сыйфатлы итеп эшлиләр. Айнур инде чәчүдә “Кыр батыры” исемен алган егет, ә Таһир әле бу сезонда гына куәтле техникага утырып сукалау эшенә керешкән. Политехник колледжның соңгы курсы студенты үзенә шундый көчле трактор биреп, җаваплы эш йөкләнүенә чын күңелдән куанып хезмәт куя.
- Механизатор егетләребез барысы да үзебезнекеләр. Комбайннарда булсынмы, трактордамы таңнан торып басуга чыгалар, караңгы төшкәч кенә кайталар. Эш тиз барсын өчен кырларга алып чыгып тукландыру көйләнгән. Һәр эшнең үз вакытында башкарылу мөһимлеген һәр авыл хуҗалыгы хезмәткәре яхшы аңлап эшли. Узган ел көздән яңгырлар булмыйча, көзге чәчүдә башкарылганнарны яңадан яз көне чәчәргә туры килерме икән дип борчылган идек, язын бер генә гектар җирне дә яңадан чәчәргә туры килмәде. Инде менә егерме көннән артык урып-җыю эше бара. Соңгы вакытларда яңгырлар еш яусада, кайсы басуда эшләргә мөмкин, шунда күчеп дәррәү урып-суктыралар игенчеләребез. Бүгенге көндә уракта 38 комбайн катнаша, тагын 10 комбайн фермерларыбызда. Көзге бодайны тәмамлауга чиратта арыш һәм борчак культуралары тора. Моның өчен үзебезнең икмәк кабул итү пунктында арышны кабул итәргә әзерләр. Ә борчак элеваторга озатылачак, - дип белдерде Разиф Кәримов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев