Зәйдә 11 авыл хуҗалыгы ярминкәсе үткән
Зәйдә шимбә көннәрендәге авыл хуҗалыгы ярминкәләре дәвам итә.
Ул, гадәттәгечә, «Энергетик» Мәдәният сарае каршындагы мәйданда уза. Шәһәр халкы тарафыннан ярминкәгә сорау зур. Авыл хуҗалыгы идарәсеннән алынган мәгълүматлар буенча, ел башыннан инде 11 ярминкә үткәрелгән, аларда 14,76 тонна ит һәм ит эшләнмәләре, 450 литр сөт сатылган. Барлык товарларның ярминкәдә сатылу бәясе 7 млн. 909 мең сум белән исәпләнә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев