Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Зәй районында уҗымнар яхшы хәлдә

Зәй районында 2024 ел уңышы өчен 17445 гектар мәйданда көзге культуралар чәчелде, шулардан 15890 гектары — көзге бодай, 1555 гектары — көзге арыш.

Уҗым культураларының торышын билгеләү һәм бәяләү өчен аларга кышлату чорында системалы контроль үткәрергә кирәк.
25 гыйнварда «Россельхозцентр» ның Зәй районы бүлеге белгечләре «Зәй шикәре» агрофирмасының «Чыбыклы» бүлекчәсе агрономы белән берлектә чиста пар җиренә чәчелгән 25 гектарлы көзге арыш (Төги участогы) һәм 114 гектарлы «Умка» сортлы элита репродукцияле көзге бодай (Сәрәпәле участогы) басуларын тикшерде.

-Бүгенге көндә басуда кар катламы — 47-67, җирдә туң катламы — 2-8, көпшәк боз катламы 2 сантиметр. Кар астында, үсемлекләрнең тармаклану үзәгендә −3,3 градус. Мониторинг мәгълүматлары буенча, уҗым культуралары чәчүлекләре торышы яхшы дип бәяләнә. Алынган пробаларны лабораториядә тетразол эремәсенә салып һәм монолит методикасы буенча үсемлекләрне үстереп карау юлы белән яшәү көчен тикшерәбез. Тикшерелгән басуларда көзге арыш культурасының яшәү көче −100, көзге бодайның 97 процент тәшкил итә, — ди "Россельхозцентр"ның Зәй районы бүлеге белгечләре.

Фотолар "Россельхозцентр"ның Зәй районы бүлегеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев