Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Зәй районында шикәр чөгендеренең уртача уңышы гектарыннан 454 центнер

Зәй районында шикәр чөгендере алу да тулы куәттә бара. Соңгы атнада көннәрнең яңгырсыз, матур торуы бу эшне югары тепмларда башкарырга мөмкинлек бирә, диләр авыл хуҗалыгы идарәсендә.

Бүгенге көнгә аграрийлар мең гектарга якын мәйданда татлы тамыр уңышын җыярга өлгерделәр.  - Бу барлык мәйданнарның 11 процентын тәшкил итә. Уртача уңыш гектарыннан 454 центнер чыга, инде 45440 тонна чөгендер казылды, шуның 37 мең тоннасы   шикәр заводына озатылды. 25 августан шикәр кайнатырга керешкән завод тәүлегенә 8 мең тонна чимал эшкәртә. Безнең район кырларыннан көн саен 3 мең тонна чамасы чөгендер заводка тапшырылып бара, - диде район авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Фәргать Камалиев.
Кичә  район башлыгы Разиф Кәримов авыл хуҗалыгы оешмаларында булып эш барышын шәхсән күзәтте.
“Һәр эшне үз вакытында башкару үз җаваплылыгында булган йөкләмәне һәркемнең намус белән башкаруына бәйле. Бу уңайдан сынатмассыз, дип уйлыйм”, - дип ышаныч белдерде ул хезмәт бригадалары белән аралашып.  

 Фото район матбугат сайтыннан алынды.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев