Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Зәй районында бөртеклеләр мәйданнарының 11 процентында эш тәмамланган

Көзге бодай уңышы гектарыннан уртача 47 центнерны тәшкил итә.

Зәй районы кырларында соңгы көннәрдә яңгырлар яву сәбәпле урып-җыю эшләре тукталып тора. Шулай да бүген — 24 июльгә район авыл хуҗалыгы идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, көзге бодай мәйданнарыннан уңышны аграрийлар 27 процент күләмендә җыйганнар. Бу 4242 гектар мәйдан дигән сүз. Барлыгы 19940 тонна икмәк суктырылып Зәй элеваторына озатылган. 

— Уңыш бер гектардан уртача 47 центнер чамасын тәшкил итә. Район кырларында берьюлы 37 комбайн эшләде. Соңгы араларда яңгырларның мул явуы сәбәпле, урак бераз тукталып тора, шулай да, тулысынча эш тукталды дип әйтергә ярамый, чөнки аз яңгыр яуган, инде җилләп өлгергән басуларда урып-җыю эшләре дәвам итә. Гомумән, бүгенге көнгә район кырларында үстерелгән бөртеклеләрнең инде 11 процентын җыеп алдык. Механизатор-комбайнчыларның эшкә дәртләре яхшы, бу исә нәтиҗәле хезмәткә иң мөһим гарантия, — ди район авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Фәргать Камалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев