Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Зәй районы кырларында игеннәр торышы куандыра

Бүген Зәй районы кырларында чәчүлекләрнең торышын күзәтү буенча район башлыгы Разиф Кәримов җитәкчелегендә авыл хуҗалыгы белгечләреннән торган махсус комиссия эшләде.

Иртәнге сәгать 6дан күзәтү эшләренә тотынган эшче төркем агрофирмалар, фермер хуҗалыклары басуларын карап  көзге уҗымнарның һәм язгы чәчү мәйданнарының яхшы шытым биреп, күкрәп утыруын билгеләде. Чыннан да кырларның куе яшел төстә, тыгыз тишелештә булуы күзләрне иркәли. 
- Һәр ел саен авыл хуҗалыгы тармагында язны бераз сагаеп көтеп алабыз, чөнки соңгы еллардагы һава торышы шартлары игенчене борчылырга мәҗбүр итә. Быел да еш кыраулар төшү сәбәпле борчылып торган идек. Һава торышы белән бәйле рәвештә районда бер ай чамасы чәчү эшләре барды, ярты ай дәвамында төнге вакытта температура минуска төште. Дөрес агротехник чаралар  алып бару нәтиҗәсендә быел яшь шытымнарның өшүенә юл куелмады, кырларда кабат чәчү эшләре алып барырга туры килмәде.  Бүгенге көндә безнең 50 мең гектарга якын мәйданны бөртекле культуралар били. Шуларның 17,5 мең гектар чамасы өлешен көзге культуралар алып тора. Күпчелеген көзге бодай тәшкил итә һәм без аларның торышына Аллага шөкер, дип карыйбыз бүген. Бер квадрат метрга 800дән 1200гә кадәр тишелеш санадык. Әгәрдә шушылай торып, яхшы гына үссәләр урып-җыю чорында бер гектардан уртача уңыш 60-70 центнер булыр  дигән өмет бар. 11,5 мең гектарда иртә өлгерә торган арпа чәчтек, алар да инде тишелеше белән сөендерә. Бу исә зур хезмәт нәтиҗәсе, монда үз вакытында чәчү эшләрен  башкару да, тиешле агрочараларны куллану да, дөрес тәрбияләү дә үз ролен уйный. Бүген инде 9,5 мең гектарда чәчелгән шикәр чөгендере дә 100 процент тишелеш бирде. Техник культуралардан кукурузның орлыкка чәчелгән өлеше дә, терлек азыгы өчен тәгаенланганы да яхшы гына үсүгә керешкән. 5 меңгә якын гектарда көнбагыш, рапс чәчелде, барлык эшләр дә тиешле тәртиптә бара. Механизаторлар хәзер кырларда корткычларга, чүп үләненә каршы эшкәртү эшләрен алып баралар, - диде район башлыгы Разиф Кәримов. 
Махсус комиссия барлык басуларны караганнан соң агрофирмалар арасында иң-иңнәрне билгели һәм инде әлбәттә кыр батыры да ачыклана. Билгеле булганча, күркәм традицияне дәвам итеп  “Кыр батыры-2024”  милли бәйрәмебез Сабантуенда игълан ителеп тәбрикләнә.  220 авыл хуҗалыгы алдынгысы да Сабантуенда хөрмәтләнәчәк. Премияләр бирү фонды ике миллион ярым сум белән исәпләнә.  Район Сабантуе быел 8 июньдә уза. Быел аны аграрийларыбыз кырлар өчен куанып аеруча дулкынланып көтә.     
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев