Зәй районы кырларында барлык мәйданнарның 18 процентында игеннән урып-суктырылды
Уртача уңыш гектарыннан 33,3 центнерны тәшкил итә.
Зәй районы авыл хуҗалыгы идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, бүгенге көнгә 6 757 гектар мәйданнан 22 476 тонна икмәк җыелган. Шуларның 1 962 гектары — арпа, 4 795 гектары — көзге бодай. Арпа 5220 тонна (уртача уңыш гектарыннан 26,6 центнер), көзге бодай 17 250 тонна (36 центнер) җыеп алынып амбарларга озатылган.
— Зәй районында эшләүче өч агрофирма — «Зәй», «Зәй шикәре», "Восток«та 41 комбайн игеннәр урып-суктыру белән мәшгуль. Бу атнада «Союз-Агро» аграрийлары да 7 комбайн белән арыш суктыруга керешәчәк. Шулай ук район фермерлары да бу атнада үз техникалары белән уракка чыгарга җыеналар. Көннәр әйбәт торганда игеннәрне югалтуларсыз, тиз арада җыеп алу максаты тора, — ди авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Фәргать Камалиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев