Зәй кырларында кызу эш өсте
Бүген Зәй районы башлыгы Разиф Кәримов авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре, терлекчелек тармагы вәкилләре, агрофирмалар хезмәткәрләре белән берлектә кырларда механизаторлар янында, товарлыклы-сөтчелек комплексларында булды.
Иң беренче чиратта алар терлек азыгы әзерләү барышы белән танышу өчен «Чыбыклы», «Нива», «Дүрт-Мунча» комплексларында силос салу базларын карадылар. Ә кырларда район башлыгы терлек азыгы әзерләүдә катнашучы механизаторлар белән аралашып, эшнең барышы, сыйфаты белән кызыксынды. Сенаж массасын тыгызлау, базларны ябу технологияләре хакында белеште.
Разиф Галиевич, һава шартлары бозылу куркынычы булу сәбәпле һәм күпъеллыкларның нык үсеп китүенә юл куймау максатында эшне кызулатырга кушты, сенаж салуда тиешле консервантларны кушып сыйфатлы терлек азыгы әзерләүгә йөз тоту мөһимлегенә басым ясады.
Бүгенге көнгә районда 11,6 мең тонна сенаж әзерләнгән, бу барлык кирәкле терлек азыгының 55 процентын тәшкил итә.
Район кырларында терлек азыгы әзерләү буенча 3 звено эшли. Аларның тоткарлыксыз хезмәте өчен барлык кирәкле шартлар тудырыла, кырларга чыгып ягулык белән тәэмин итү, техниканы төзекләндерү эшләрен үз вакытында башкару алып барыла.
Шулай ук, кырларны күзәтү барышында пар җирләрен киләсе ел өчен әзерләү, шикәр чөгендере, кукуруз басуларын менираль ашламалар белән тукландыру да каралды. Барлык эшләргә югары бәя бирелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев