Зәй кырларында арпа чәчүгә керештеләр
“Зәй” агрофирмасының “Алга” бүлекчәсендә арпа чәчүгә чыктылар.
Шулай ук игенчеләр сидератка горчица чәчү эшен алып баралар. Бер үк вакытта дым каплату эше дә дәвам итә.
"Зәй" агрофирмасының баш агрономы Олег Умнов белдерүенчә, һава шартлары яхшы, шуңа да игенчеләр язның бер көне елны туйдыра дигән мәкальне истә тотып, һәр минутның кадерен белеп эшли.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев