Зәй кырларында алдынгы механизаторлар бригадасы үзара ярышып эшли
Зәй районының “Зәй” агрофирмасы кырларында игеннәрнең уңышы елына карата шактый мул чыга. Бер гектардан уртача 40 центнерга якын уңыш белән сөендерә игеннәр.
— Механизаторларыбыз үзләре тырыш хезмәт куеп чәчкән, үстергән бөртеклеләрнең яңгырлар белән бик сөендермәгән һава торышы шартларында да тук башаклы булуына куаналар. Әлбәттә бу күмәк хезмәт җимеше. Инде агрофирмага караган мәйданнарның 40 процентында көзге бодай урып-суктырылды, — ди баш агроном Олег Умнов.
Иң күп күләмдә ашлык суктыручы комбайнерлар да «Зәй» агрофирмасында. Мәсәлән, бер бригадада эшләүче биш комбайнер иң алдынгылар булып баралар. 24 июльгә булган мәгълүматларга караганда Марат Ногманов — 8632, Ирек Хәсәншин — 8464, Рөстәм Мөхәммәтдинов — 8095, Айрат Уразманов — 7973, Айрат Җиһаншин — 7108 центнер ашлык суктыруга ирешкәннәр. Әлеге егетләр барысы да зур тәҗрибәле механизаторлар. Араларыннан Рөстәм яшь булса да, тәҗрибә ягыннан өлкән хезмәттәшләреннән калышмый. Ул яшүсмер килеш әтисе Марат Мөхәммәтдинов белән бер комбайнда эшләп чыныккан егет.
Хәзерге вакытта алдынгы бригада агрофирманың «Кадер» җитештерү комплексы кырларында көзге бодай суктыру белән мәшгуль.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев