Зәй игенчеләре ел уңышы өчен көрәшә
Районыбыз басу-кырларында иртәнге сәгатьләрдән алып төнгә кадәр комбайннар гөрелтесе тынып тормый.
Көннең һәр минуты исәптә. Хуҗалыклар урак темпларын арттыра баралар. Зәй авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматлар буенча, районда урып-җыю эшләре 60 процентта башкарылган. Уңыш гектарыннан уртача 30,3 центнер чыга. «Зәй» һәм «Зәй шикәре» агрофирмаларында уңыш куандыра. Биредә уңдырышлылык гектарыннан уртача 33-34 центнер тәшкил итә.
Игенчеләр көзге бодай белән арыш культураларын җыюны төгәлли. Бүгенге көндә борчак белән арпа суктыралар.
Ашлык урган районыбыз комбайнчыларына алтынга тиң көннәрнең һәр минуты да кадерле.
— Уӊыш куандыра, комбайн гына ватылмасын, эшләүнеӊ бернинди авырлыгы юк, — ди игенчеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев