Зәй игенчеләре уракка төште
Бүген Зәй районы аграрийлары республикада беренче булып уракка кереште. Район территориясендәге өч агрофирма басуларына беръюлы 21 комбайн кереп урып-суктыру эшен башлады. Игенчеләр алдында барлыгы 38,5 мең гектар мәйданда бөртекле-кузаклы культураларны түкми-чәчми җыю бурычы тора.
Иң беренче «Урак-2023» кә старт «Восток» агрофирмасының арпа басуында бирелде. Районның Ал. Бистәсе авыл җирлеге территориясендәге әлеге басу 68 гектар мәйданны били. Аны механизаторлар тиз көннәрдә урып-суктырып, башка мәйданнарга күчәргә исәп тота. Изге эшкә аграрийлар дога багышлап кереште. Комбайннар эшне башлаганчы Илсур хәзрәт Әюпов дога кылып, агымдагы ел уңышын исән-сау җыеп бәрәкәтен күрергә теләде, ил-көннәрнең тынычланып, җыйган икмәкне ил сагындагы ир-егетләребез белән бергәләп авыз итәргә язсын, диде ул. Район башлыгы Разиф Кәримов та аның теләкләрен куәтләп механизаторларга урып-җыю чорын имин үткәрергә, булган уңышны югалтуларсыз җыярга, дип фатыйха бирде.
— Без узган атнада гына һәр агрофирмада комбайннар парады үткәреп, техниканың, механизаторларыбызның уракка әзерлеген барладык. Шул көннән башлап авыл хуҗалыгы белгечләренең, агрономнарыбызның игътибары басуларда булды, чөнки өлгергән басуны күздән ычкындырмыйча уракка керешергә кирәк иде. Менә бүгеннән без игеннәрнең өлгерүенә карап һәр агрофирманың аерым басуларына комбайннарны китерттек. Басуларда бөртеклеләрнең дымлылыгы 17-18 процент күрсәтә, көннәр бик кызу тора, шуңа да эшне үз вакытында башлау хәерле. Барлык кирәкле оештыру эшләре алгы сызыкка куелды. Ягулык-майлау материаллары җитәрлек, урыннарга чыгып төзекләндерү бригадасы эше, механизаторларны ашату җайга салынган. Махсус техника белән су китерелгән, урып-сугылган җирләр шунда ук куәтле тракторлар белән сөрелеп тә барылачак. Ә уңышка килгәндә фаразлауларча гомуми җыем 100 мең тонна булыр дип исәпләнә, һава торышының бик кызу, яңгырларсыз булуы игеннәр үсешенә тәэсир итте әлбәттә, шуңа күрә, булганына шөкер итеп, җыеп алырга язсын икмәкне, — диде Разиф Галиевич.
Район башлыгы беренче комбайнның иген дәрьясына керүен тыныч кына күзәтә алмады, ул үзе дә җитез генә комбайн кабинасына менеп, тәүге бункер ашлыкның тулышын күзәтте. Студент елларында комбайнчы булып Казахстанда эшләгән елларын сагынып, кадерле хатирә итеп күңелендә яңартты. Яшьли маңгай тире түгеп икмәк җыйнауга өлеш керткән Разиф Галиевич, урак чорының никадәр мөһим булуын бөтен тирәнлеге белән аңлый.
Уракка быел беренчеләрдән булып керешкән Ал. Бистәсе егетләре Андрей Мишаров белән Александр Пирогов та җаваплы чорга җиң сыганып керештеләр. Инде тәҗрибәле комбайнчы-механизаторлар өр-яңа комбайннарда һәр бөртекне югалтмыйча җыюны максат итеп куйган үзләренә.
«Район кырларындагы һәр бөртек өчен хәзер без җаваплы, шуңа да ипләп, булганын әрәм-шәрәм итмичә җыйнау бурычыбыз», — ди Андрей Мишаров.
Хәерле сәгатьтә! Амбарларыбызны мул уңыш белән тутырырга язсын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев