Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Зәй агрофирмаларында язгы чәчүгә әзерлекне тикшерделәр

Бүген Зәй агрофирмаларында район башлыгы Разиф Кәримов җитәкчелегендә махсус комиссия авыл хуҗалыгы техникаларының язгы чәчүгә әзерлеген күзәтә.

- Без бүген 9 хуҗалыкта булдык. Һәр урында техника да, механизаторлар да җаваплы эшкә әзер. 16 политехник колледж студенты апрель башында чәчү эшләрендә катнашырга тиешле документ алалар. Читтән механизаторлар җәлеп итү ихтыяҗы юк. Механизаторларны кызыксындыру чаралары алдагы еллардагы кебек кала. Инде Сабантуенда кыр батырын котлау өчен яңа машина кайтты, җиңүчене көтә. 10 механизаторга дәүләт бүләкләре, 200гә якынына милли бәйрәмебездә премияләр бирү планы бар, - диде Разиф Галиевич.

Зәй районында 80 мең гектар мәйданга якын сөрүлек җире исәпләнә. Көзге уҗымнарның кышлавы яхшы бәяләнә, җирдә туң юк, ди белгечләр. Техник күзәтү нәтиҗәсе буенча машина-тракторлар тиешле чаралар белән җиһазландырылган.

- "Агросила" холдинг тарафыннан механизаторларга хезмәт хакын 20 процентка арттыру карар ителде. Бары тик техник куркынычсызлык таләпләрен үтәп нәтиҗәле эшләргә кирәк, - ди авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Фәргать Камалиев.

 Быел яз тиешле календарь вакытта килә, шуңа күрә кыр эшләрен апрельнең беренче ункөнлегендә башларга планлаштыралар.

Ә механизаторлар чәчү эшләрен 10-15 көн эчендә төгәлләргә исәп тоталар.

- "Зәй җирлегендә үсемлекчелек белән шөгыльләнүнең осталары яши. Шуңа  биредә техниканы кабул итү дә югары оешканлык белән үтә"- дип бәя бирде республика Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан килгән вәкил Рәис Миңнуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев